Минем сайтыма рәхим итегез!


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Загирова Гөлнара Шарипҗан кызы

Вакыт

Mugallim.com

Get Adobe Flash player

Эзләү

Меню

Рубрикалар

Соңгы язмалар

Архивы

Мини-чат

Previous Next

» Языгыз




Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Афиша татарских концертов, спектаклей, сборников песен, кино и праздников в Москве, Казани, Уфе, Санкт-Петербурге и других городах России Портал для учителей Татар сайтлары Банк Интернет-портфолио учителей Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе конкурс сайтов

Календарь

Октябрь 2014
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031  

Сораштыру

Сайтка бәя бирегез

Нәтиҗәләр

Loading ... Loading ...

Реклама

“Ана теле” онлайн мәктәбендә укучылар саны 2042 кадәр җиткән

14 февраль Казанда, ТР Министрлар кабинетында, “Татар теленә өйрәтү буенча “Ана теле” онлайн-мәктәбе проектын эшләтеп җибәрү турында” брифинг булды.

Брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин һәм Россиядә һәм БДБ илләрендә EF Corporate Language Learning Solutions генераль директоры Эдуард Балдаков катнашты.

Проект өстендә ТР тел белгечләре, галимнәре, укытучылары эшли: проектның өлкән менеджеры – Фәнүзә Тарасова, академик җитәкче – Кәдрия Фәтхуллова, курсның эчтәлеген эшләү буенча баш мөхәррир – Гөлшат Галиуллина, проектның матбугат менеджеры – Раил Өметбаев, техник команда җитәкчесе Ринат Гыйльмуллин.

“Ана теле”ндә 9 тел дәрәҗәсе каралган, бу база дәрәҗәсеннән югарыракка ирешергә мөмкинлек бирә. Проектның яңалыгы – татар теле укытучылары белән сөйләшү класслары булуы”, – дип билгеләде Данил Мостафин. Хәзер “Ана теле” онлайн мәктәбендә укучылар саны 2042 кадәр җиткән.

Данил Мостафин калган 8 тел дәрәҗәсенең чыгу вакытын әйтте: “28 нче февральда – 2 һәм 3 нче дәрәҗә, 31 нче март – 4 нче, 2 нче май – 5 һәм 6 нчы дәрәҗә, 31 нче май – 7 нче дәрәҗә, 31 нче июль – 8 һәм 9 нчы дәрәҗәләр”.

Ул проектны үстерү максатыннан, хәзерге вакытта КФУ белән үз эченә татар теленә дистанцион өйрәтү, укыту-методик кабинетларны берләштергән үзәк булдыру мәсьәләсе хәл ителүен хәбәр итте.

“Ана теле” бик күп видео-, аудио- һәм фотоматериалларны үз эченә ала, – дип сөйләде Э. Баладков. – Һәрбер дәрес соңында укучы теманы ныгыту өчен, берничә күнегү башкара, алга таба система билге чыгара һәм хаталарга сылтама бирә, укучының эчке мотивациясен ныгыта”.

«Татар – информ» МА материаллары буенча

Шәрехләү ябык.